Бер хатын көзге каршында бизәнеп утыра. Биш яшьлек улына эндәшә:
- Улым, минем янга бүген Габбас абыең килә, шуңа кич әби белән бабаңнарга илтеп куям.
- Бармыйм әби белән бабай янына!
- Бер кичкә генә бит.
- Юк, юк, юк!
- Тәртипсезләнмә әле! Бүген аларда кунарсың, ә иртән мин сине килеп алырмын.
- Иртән?! Мин төне буе зиаратта утырыйммы инде?
* * *
Безнең малай сүгенә башлаган әле, әллә балалар бакчасында өйрәнеп кайткан шунда, әллә урамда ишеткән - кутак белсен.
* * *
Бер ир бәдрәфтә утыра. Эшләрен эшләгәч кәгазь беткәнен күреп ала һәм күрше кабинкага шакый:
- Әй, бармы анда берәр кеше?
- Бар, шуннан?
- Бераз бәдрәф кәгазе бир әле.
- Монда беткән.
- Алайса берәр гәҗит кисәгеме шунда бир инде.
- Юк бит.
- Анаңны! Хет йөзлекне унлыклар белән ваклап бир!
* * *
Яңа кияүгә чыккан кыз елап әнисенә шалтырата:
- Әни, Илшат тагын карабодай ашарга теләми!!!
- Кызым, тынычлан. Икенче юлы өстәл артына утыргач, аңа ул карабодайны ничек тырышып пешергәнеңне сөйлә...
- Әттәгенәсе, аны пешерегә дә кирәк мени әле!..
* * *
Франция, США һәм Россия президентлары очраша.
Франция президенты:
- Бездә хезмәт хакы 8000 евро, салымнар, тегесе-бусы, кулга 7500 евро алалар. Иң мөһим нәрсәләргә бер айга 3000 евро кирәк. Калган 4500 евроны кая куялардыр - кутак белсен.
США президенты:
- Бездә хезмәт хакы 10000 доллар, салымнар, тегесе-бусы, кулга 8500 доллар алалар. Иң мөһим нәрсәләргә бер айга 4000 доллар кирәк. Калган 4500 долларны кая куялардыр - кутак белсен.
Россия президенты:
- Бездә хезмәт хакы 8000 сум, салымнар, тегесе-бусы, кулга 6500 сум алалар. Иң мөһим нәрсәләргә бер айга 10000 сум кирәк. Калган 3500 сумны каян алалардыр - кутак белсен.