Бу 16 илаһлар үз гамәлләрен фәкать Тәңре рөхсәте белән, аның белән киңәшләшеп кенә башкара ала.
Һәр илаһ боерыгында янә үз чиратында ияләре бар. Мәсәлән, ниндидер чишмәнең иясе, ниндидер тауның иясе һәм башкалар.
Ияләрдән түбәнрәк рух-әрвахлар урнашкан. Тәңре үзе күктә урнашкан, шуңа күрә аны Күк Тәңресе дә дип атыйлар.
Борыңгы төркиләр карашынча, Тәңре кешегә дә, хайванга да ошамаган, аны күреп булмый. Ул - галәмдәге иң зур рухи көч.
Тәңре галәмне барлыкка китергәннән соң иң элек "кеше" дип аталган бер җан иясен яраткан һәм аңа акыл биргән. Бу мәхлукка Тәңре бәхетле һәм рәхәт яшәргә мөмкинлек биргән. Ләкин ул "кеше" үзенең мәхлук кына булганын, Тәңре тарафыннан ясалганын, үзенең Тәңрегә бурычлы булганын оныткан, үзен Тәңре белән бертигез, үз үзен аның көндәше итеп саный башлаган, Тәңрегә каршы баш күтәргән. Шул сәбәпле, Тәңре аңа "Әрлек" дигән исем кушып "кешене" җир астындагы золым һәм караңгылык дөньясына, җир төбенә сөргән. Аны андагы яманлык дөньясында яшәргә мәҗбүр иткән.
Аннары Тәңре яңадан тугыз җан иясен яраткан, тора бара шулардан төрки халык һәм башка халыклар урчегән. Төркиләр үз үзләрен "Күк яки Тәңре уллары" дип атаганнар.
Кешенең тууына һәм үлүенә төркиләр болай караганнар:
Иң әүвәл Тәңре космостан (куктән) җиргә "кот" ("яшәү көче") җибәрә. Моннан соң хатын-кыз балага уза, һәм җибәрелгән кот үскән баланың төп яшәү көченә әйләнә, аңа гомер буе көч биреп тора. Тәңре кеше рухын үзенә кире алу белән кеше үлә, ә аның коты яңадан космоска кайта. Бу ышануга татар телендәге "Котым очты" дигән гыйбарә дә күрсәтә.
Үз тормышында игелек-яхшылык кылган, әхлаклы булып яшәгән затларның рухлары алар үлгәннәнсоң күкнең өченче катында урнашкан оҗмахта гомер итәләр дип карала. Бу, җәннәттәге бабаларыбыз рухлары, үз нәселләренең киләсе буын кешеләренә ярдәм итә алалар һәм игелек күрсәтә алалар, дип саналган.
Яманлык кылган кешеләрнең рухлары үлгәннән соң Әрлек дигән илаһ идарә иткән "караңгылык һәм яманлык" дөньясына җибәрелә. Әрлек һәм җир асты рухлары "яктылык" дөньясына, җир өстендәге кешеләргә зыян китерергә тырышалар. Шулай итеп, яктылык-игелек һәм яманлык-караңгылык рухлары арасында кеше күңелен яулар өчен мәңгелек көрәш бара.
Кешенең бурычы исә, Тәңре ихтыярын күздә тотып яшәүдән һәм җир асты рухларының тәэсиреннән, аларның явыз котыртуларыннан үз үзен саклап калудан гыйбарәт.
Тәңредән соң әһәмияте буенча икенче урында торган илаһи көч - Җир-Су алиһәсе. Ул, дөньяның урта өлешендә, ягъни җир йөзендә яши. Җир-Су сүзенең ике мәгънәсе бар. Берсе - бөек алиһәнең исеме, икенчесе - төркиләрнең туган җире, аларның ватаны. Җир-Су алиһәсе төркиләрнең җирләрен саклый, табигать, җирдәге һәм су эчендәге бөтен җан ияләре аның карамагында яши, дип санала.
Җир-Су алиһәсе бер үк вакытта Уңыш алиһәсе дә булып санала, аның хөрмәтенә язын һәм көзен корбан чалганнар.
Җир-Су һәм Әрлек илаһлардан башка тагын бик әһәмиятле бер алиһә бар, ул - Умай алиһәсе. Ул, дөньяның күк өлешендә яши. Бу игелекле алиһәнең төп бурычы - төркиләргә гаять зур илаһи көч бирү. Умай - Тәңренең иң яраткан хатыны булып санала. Кешегә илаһи көчне Умай шундыйрак рәвештә бирә:
Ул күк йөзеннән җиргә таба нурлар җибәрә. Бу нурлар кеше тәненә үтеп кереп, анда кеше үлгәнче кадәр чаткылар булып яналар. Бу чаткылар кешегә яшәү көче, энергия бирә. Умай - ул, кешене галәм, ягъни космос белән бәйләп торучы бер илаһи көч. Бу көч кешегә бөек эшләр башкарыр өчен бирелә. Әгәр бу чаткылар кеше эчендә сүнә икән, кеше дә үлә.
Умай төркиләрне саклап торучы, аларга сугышларда җиңүгә ирешергә ярдәм итүче бер алиһә булып санала.
Рухларны борыңгы төркиләр өч төркемгә бүлгәннәр: Игелек, яманлык һәм мәхәббәт рухлары. Алар кош, хайван яисә кеше сүрәтендә булганнар.
Тәңрегә мөрәҗәгать итәр өчен яисә җир асты яман рухлардан котылыр өчен кеше бер арадашчыга мохтаҗ булган. Бу арадашчы ролен төркиләрдә "кам" дип аталган махсус рухани үтәгән.
Ә менә Җир-Су алиһәсенә һәр кеше турыдан туры үзе генә мөрәҗәгать итә алган, чөнки бу алиһә кешегә иң якын торган илаһи бер көч булып саналган. Кешене көн саен кирәк булган нәрсәләр, ягъни ризык, су, кием һәм йорт кирәк-яраклары белән тәэмин итү эше, менә шушы Җир-Су алиһәсеннән торган. Шуңа күрә, кешеләр аңа бик еш ялварган.
II. Төрки дәүләтләрдә хакимият һәм тәңречелек.
Төрки дәүләтләрнең башлыклары "каган" яисә "хан" дип аталган һәм аларга хакимиятне Тәңре тапшырган дип саналган. Ләкин каган гаделсез булса, бабаларның гореф-гадәтләрен бозып идарә итә башласа, Тәңре хакимиятне аның кулыннан алып, бу затка үлем дә җибәрә алган.
Каганнарга дөнья белән идарә итү хокукы Тәңре тарафыннан бирелгән, ә бу идарәнең максаты - илдә иминлек, тәртип һәм гаделлек урнаштырудан гыйбарәт дип саналган. Каганнар исә, Тәңре яки Җир-Су белән турыдан туры үзләре яисә камлар аша аралашканнар.
Каганнарның илаһи көчләр белән элемтәсен без VIII гасырның башына караган Көл Тәкин исемле гаскәр башлыгына багышланган таш язмасыннан күрә алабыз. Анда болай язылган: "Төркиләрнең Күге һәм изге Җир-Суы "Бетмәсен төрки халык, халык булып калсын!" дип әйткән. Күк (ягъни Тәңре) үз биеклегеннән әтием Илтәреш каган һәм әнием Илбелгә хатын белән җитәкчелек итеп, аларга халык белән идарә итү өчен хакимият бирде" (Памятник в честь Кюль-Тегина. Кара: "Из глубины столетий" китабын, Казань-2004, 59-нчы б. Татарчага Рафаэль Мөхәмәтдинов тәрҗемә иткән).
III. Тәңречелекнең әхлак нигезләре.
Иң мөһим әхлак нигезләре шулардан гыйбарәт:
Бу тормышта кешенең ике юлы бар. Берсе - яшәгәндә игелек-яхшылык кылып Күккә таба омтылып, үлгәннән соң Күктә яшәү юлы. Икенчесе - явызлык кылып, үлгәчтен җир төбенә сөрелү һәм анда мәңге газап чигеп, җәфаланып яшәүгә дучар ителү юлы. Шуңа күрә кеше оҗмахка эләгергә омтыла, ә моңа ирешү өчен, ул игелек кылырга, әхлакка таянып яшәргә тиеш була.
Тәңречелектә ата-бабаларга ихтирам дигән нәрсә бик зур әһәмияткә ия. Бороңгы төркиләр карашынча, бүген яшәгән кешеләр белән күптән вафат булган ата-бабалар арасында тыгыз бер рухи багланыш бар дип саналган. Алар үлгән бабаларының рухлары белән камлар аша аралашып алардан ярдәм көткән. Бу күренеш тә төркиләрнең әхлак нигезләрен яңа бер яктан яктыртып бирүче мисал була ала.
Йомгак ясап, тәңречелекнең төп идеялары турында болай әйтергә була.
Беренчедән, бу, төрки халыкларда таралган чын милли динебез. Бу дин буенча кеше табигать белән берлектә яшәгән. Тәңречелекнең әхлакый кагыйдәләре кешедән тугры, намуслы, башка кешеләр алдында җәваплы булып яшәүне таләп иткән. Каганнар исә, гадел булырга һәм халыкка карата кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш булганнар.
Тәңречелекнең нигезендә кешенең үз җиренә, ватанына ярату һәм ата-бабаларына ихтирам хисе ята.
Нигездә, тәңречелек - безнең бай тарихи һәм мәдәни мирасыбызның бер өлеше һәм милләтебез тарафыннан өйрәнүгә лаек бер белем тармагы булып тора.
Рафаэль Мөхәмәтдинов
..Бу материал 5 нче сыйныф өчен "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте" дигән уку әсбабына кертелгән, Казан, "Мәгариф" Ләкин бу мәкалә кайбер галимнәр өчен дә зур ачыш булыр, дип,уйлыйм...
Х гасыр башларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр татарлар арасында иң таралган дин булып гарәпләрдән килгән ислам дине санала.
Ә аңа кадәр бабаларыбыз нинди дин тотканнар, нинди илаһи көчләргә табынганнар соң?
Белгәнебезчә, татар теле төрки телләр төркеменә керә, Һәм хәзерге татар халкының бабалары борыңгы төркиләр булып санала.
Безнең бабаларыбызның күпчелеге терлекчелек белән шөгелләнгән. Алар яхшы аучылар һәм батыр гаскәриләр дә буларак билгеле. Аларның бер өлеше игенчелек эшен дә белгән.
Тарихта төркиләр бөек дәүләтләр төзүчеләр буларак та мәгълүм. Миладигә кадәр III гасырдан башлап ХХ гасырга кадәр торкиләрнең Һуннар империясе, Төрки каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Алтын Урда , Госманлы империясе кебек дәүләтләре булган. Мәсәлән, Һуннар империясе көнчыгышта Кытай дәүләтен тетрәткән булса, көнбатышта исә, бу империя үз хакимиятен хәзерге Франция һәм Италия җирләренә кадәр җәелдереп җибәргән.
Шул тикле территорияләрне үз карамагында тотар өчен, төркиләр тәҗрибәле сәяхәтчеләр булырга , ә озын юлларда адашмас һәм исән калыр өчен әйләнә-тирәне, табигатьне дә яхшы белергә тиеш булганнар.
Икенче яктан, шундый бөек дәүләтләр тотар өчен, төркиләрне берләштерә торган ниндидер идеологик система һәм аларның холкында кыюлык, үз сүзенә тугрылык, җәваплылык кебек сыйфатлар булырга тиеш иде. Төркиләрдә менә шундый сыйфатларны тәрбияли торган системасы булып, аларның милли диннәре, тәңречелек саналган...
Башлангыч чорда төркиләр табигатьнең илаһи көчләренә ялварып үзләренә сәламәтлек һәм уңыш кына теләгән булсалар, тора бара аларның диннәре катлауланып, тирәнәеп, дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Борыңгы төркиләр исламны кабул иткәнчә кадәр, күп аллалыкка нигезләнгән мәҗүсилек чорын кичереп, бер аллалык, ягъни тәңречелек диненә күчкәннәр. Бу дин - аларның чын үз милли төрки диннәре булып, алланың исеме Тәңре иде.
Биредә тәңречелекнең инану системасы, аның дәүләт хакимияте белән багланышы һәм бу диннең әхлак кагыйдәләре каралачак.
I. Инану системасы.
Төркиләрнең ышануларына караганда, илаһи көчләр 17 илаһтан торган һәм алар арасында иң күәтлесе Тәңре дип аталган баш илаһ булган. Башка илаһлар исә, аңа буйсынган.
Тәңре җир һәм күкне, җир йөзендә һәм күктәге бөтен нәрсәләрне, ягъни бөтен барлыкны (галәмне, яшәешне) дөньяга китергән көч булып саналган.
Тәңре бер юлы игелек алласы да, кешене яратучы һәм аны яклаучы да.
Төркиләр дөньяны шулайрак итеп күз алдына китергәннәр:
Бөтен дөнья өч өлештән тора. Берсе - җир һәм судан өстенрәк урнашкан "яктылык-игелек" өлеше, ягъни һава, күк, кояш, ай һәм йолдызлар. Икенчесе - җир асты "караңгылык-яманлык" өлеше. Өченчесе - бу яктылык һәм караңгылык арасындагы бер чик буларак, җир йөзе һәм су өлеше.
Дөньяның бу өч өлеше үз чиратында төрле катларга бүленә. Җир асты өлеше 7 каттан, ә җир йөзе һәм җир өсте өлешләре 10 каттан тора, ягъни һәммәсе дөнья-галәм 17 каттан гыйбарәт.
Тәңредән тыш тагы 16 илаһ һәм алиһә бар. Аларның тәэсирлерәк һәм әһәмиятлерәкләре Җир-Су алиһәсе, Умай алиһәсе һәм Әрлек илаһы дип атала. Тагын Җир, Су, Ут, Кояш, Ай, Йолдызлар, Һава, Болытлар, Җил, Давыл, Күк күкрәү-Яшен, Яңгыр, Салават күпере дигән илаһлар бар.